«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс уздырылуы турында игълан итә.
Конкурс эшләре 01.10.2024 кадәр «Халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне ТР ММЧ иң яхшы яктыртуга конкурс» тамгасы белән курьер яки почта хезмәте аша алда күрсәтелгән адрес буенча кабул ителә: 420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2, 608 бүлмә. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 570-31-12.
Конкурс эшләре түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә:
«Халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр темасына басма мәгълүмат чараларында иң яхшы проект» (1 урын – 50 000 сум, 2 урын – 45 000 сум, 3 урын – 40 000 сум);
«Халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр темасына электрон массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы проект» (1 урын – 50 000 сум, 2 урын – 45 000 сум, 3 урын – 40 000 сум);
«Халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр темасына цифрлы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы проект» (1 урын – 50 000 сум, 2 урын – 45 000 сум, 3 урын – 40 000 сум, 4 урын – 35 000 сум);
«Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклауда гаилә кыйммәтләренең ролен популярлаштыру темасын иң яхшы яктырту» (1 урын – 50 000 сум, 2 урын – 45 000 сум, 3 урын – 40 000 сум).
Конкурс эшләре түбәндәге критерийларга нигезләнеп бәяләнә:
конкурсның темасын чагылдырган эчтәлек, аналитик компонент (0-5 балл);
конкурс эшләренең профессиональ дәрәҗәсе (0-5 балл);
конкурс эшләренең Татарстан Республикасы халкы өчен кыйммәте (0-5 балл);
концепциянең оригинальлеге, сценарий һәм билгеләнгән теманы яктырту ысулы (0-5 балл).
Без сезне конкурста катнашырга чакырабыз!