«Kazan Digital Week – 2024»: аккредитация башланды!

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен KAZAN DIGITAL WEEK халыкара форумын яктыртуда катнашырга чакырабыз. Аккредитация 6 сентябрьгә кадәр бара.

Катнашу өчен  сылтама буенча теркәлергә кирәк. Бейджлар 8 – 10 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара форумның максаты – импортны алыштыру мәсьәләләрен хәл итәрлек, Россия Федерациясенең технологик мөстәкыйльлеген тәэмин итәрлек фәнни-техник мәгълүмат алмашуга, фәнни-техник активларның берләшүенә ярдәм итү.

Форумның төп тематик юнәлешләре: 

  • Интеллектуаль транспорт системалары;
  • Цифрлы индустрия 4.0;
  • Яңа заманның кибериминлеге;
  • Мәгарифтә цифрлы технологияләр;
  • Сәламәтлек саклауда һәм медицинада цифрлы технологияләр;
  • Дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр;
  • Финтех экосистемасы;
  • Бизнеска тупланган инновацияләр;
  • Мәдәнияттә цифрлы технологияләр;

Авыл хуҗалыгы тармагында цифрлы технологияләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International