Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларында сайлау алды агитациясе 10 августта башлана

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Бердәм тавыш бирү көне алдыннан массакүләм мәгълүмат чараларында сайлау алды агитациясе 10 августта башланачак. Бу хакта «Минем тавыш» сайлаучыларның онлайн-форумында «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр  буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев хәбәр итте.

«10 августта зур кампания старт ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алда торган сайлау кампанияләре турында халыкка мәгълүмат җиткерү өчен Татарстан Республикасы зур ресурслар җыелмасына ия», – дип саный Сәлимгәрәев.

Сайлау алды агитациясендә Бердәм тавыш бирү көне алдыннан 10 августта «Россия» БДТРК төбәк бүлекчәсе («Россия» һәм «Россия 24» телеканаллары, «Татарстан» радиосы); «Татарстан Яңа Гасыр» АҖ (ТНВ телеканалы һәм «Болгар» радиосы), шулай ук «Татмедиа» АҖ ресурслары катнаша. Бу – шәһәр телеканаллары да, халыкка мәгълүмат җиткерү өчен кулланылачак радиостанцияләр дә. Моннан тыш, тагын 84 дәүләт басмасы җәлеп ителә, алар арасында «Республика Татарстан», «Ватаным Татарстан», шулай ук шәһәр һәм район иҗтимагый-сәяси басмалары бар.

Бу атнада ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар өчен түләүсез эфир вакытына җирәбә салды.

2024 елның 8 сентябрендә республиканың VII чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар, шулай ук 38 муниципаль районда җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар узачак.

50 депутат партия исемлеге һәм шул кадәре үк бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак. Сайлауларда катнашу өчен 427 кеше (179 – бердәм республика округы буенча, 248 – бермандатлы округларда) үз кандидатурасын күрсәтте.

Татарстан парламенты депутатларын сайлауларда барлыгы алты сәяси партия катнаша. Биш партия («Бердәм Россия», КПРФ, «Справедливая Россия», ЛДПР һәм «Яңа кешеләр») бердәм округ буенча да, бер мандатлы округларда да кандидатлар тәкъдим итте. Тагын бер партия – «Гражданнар инициативасы»  берничә бермандатлы кандидатлар чыгарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International