3 нче мәктәптә Эльвира Әхмәтова катнашында Цифр дәресе үтте

2023 елның 10 ноябре, җомга

Онлайн аралашу заманча кешенең көндәлек тормышына һәм хезмәтенә торган саен ныграк үтеп керә.


9 ноябрь көнне Т. Гыйззәт исемендәге 3 нче мәктәп базасында 10-11 нче сыйныф укучылары өчен "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Әхмәтова Эльвира Фәнис кызы "Мессенджерлар" темасы буенча Цифр дәресе үткәрде.


Эльвира Фәнис кызы цифр сервислары тарихы турында сөйләде, цифр этикетының төп принциплары белән таныштырды, шулай ук мессенджерларда кулланыла торган технологияләр: чат-ботлар, аудиохәбәрләрне расшифровкалый торган нейросетьлар турында мәгълүмат бирде.

 

Исегезгә төшерәбез "цифр дәресләре" "Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" илкүләм программасының "Цифрлы икътисад өчен кадрлар" федераль проекты кысаларында уздырыла. Белем бирү акциясен Россия Элемтә министрлыгы һәм Мәгариф министрлыгы, шулай ук әйдәп баручы IT-компанияләр ярдәмендә "Цифрлы икътисад" АНО оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International