Татарстан Республикасы муниципаль районында (районнарында) һәм (яисә) шәһәр округында (округларында) террорчылык идеологиясе таралуга каршы тору буенча халык арасында мәгълүмат бирү, агарту эше үткәрүнең иң яхшы проектына конкурсына гаризалар кабу ителә башланды! Сезне бу конкурста катнашырга чакырабыз!
Бүген «Яшь профессионаллар – 2022» X илкүләм чемпионаты финалында җиңүчеләр һәм призерлар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Конкурс «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан уздырыла.
Татарстанда мобилизацияләнеп, Казан танк училищесы территориясендә урнаштырылучыларга вакытлы матбугат – газета һәм журналлар китереп торачаклар. Аерым алганда, «Российская газета», «Красная звезда», «Уральские вести» һәм Татарстан матбугаты атна саен китереләчәк.
Конкурсның максаты – массакүләм мәгълүмат чараларының һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын коррупция проблемасына җәлеп итү.
Кешегә карата көч куллану, ирексезләү (барлык рәвешләрдә дә – массакүләм, өйдә, кешенең үз-үзенә карата) турындагы хәбәрләр башкаларга төрлечә тәэсир итәргә мөмкин.
Казанда узган Kazan Digital Week форумы күргәзмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дөньяның теләсә кайсы җирендә республика радиоларын тыңларга һәм телеканалларын карарга мөмкинлек бирә торган TatTVR платформасы белән танышты.
«Татар сүзе» халыкара телевизион нәфис сүз бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә.
Шри-Ланка массакүләм мәгълүмат чаралары, транспорт һәм магистральләр министры Бандула Гунавардана бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында булды. Ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Тәртип» һәм «Китап» радиопроектлары эше белән танышты.
Егерме лидер арасында «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең башка ресурслары да бар.