Россия Федерациясе Федерация Советы илдәге массакүләм мәгълүмат чараларында парламент эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга «Федерация Советы – төбәкләр палатасы» конкурсына эшләр кабул итә башлый. Анда профессиональ корреспондентлар, ММЧ редакцияләре дә, журналистика мәктәпләре укучылары һәм профильле факультетлар студентлары да катнаша ала.
Эшләр дүрт номинациядә бәяләнәчәк:
«Фокуста – Федерация Советы» – Федерация Советының парламент эшчәнлеге һәм Россия Федерациясе сенаторлары эше турындагы материаллар;
"Игътибар үзәгендә" – номинация яңа Россия регионнарын Россиянең иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый киңлегенә кушу мәсьәләләренә багышлана;
“Ил тормышындагы бер ел” – Россиядә Педагог һәм остаз елын уздыруга бәйле казанышлар һәм проблемалар турында.
Конкурста шулай ук «Журналистика. Яңа исемнәр» – 15 яшьтән 25 яшькә кадәрге журналистлар бәян иткән мөһим актуаль темалар турында номинация дә бар. Әлеге номинациядә җиңүчеләр әйдәп баручы федераль массакүләм мәгълүмат чараларында стажировка үтү мөмкинлек алачак.
Гаризалар 2023 елның 1 декабренә кадәр smi-o-sf@yandex.ru электрон адресы буенча кабул ителә. Җиңүчеләр Федерация Советыннан кыйммәтле бүләкләр, Россия Журналистлар берлеге дипломнары алачак. Кагыйдәләр белән тулырак монда танышырга була.