«Татарстан» тышлыгында – Татарстан хатын-кызы»

2023 елның 7 марты, сишәмбе

 «Татмедиа» бинасының  беренче катында  «Татарстан» тышлыгында – Татарстан хатын-кызы» күргәзмәсе бара. Ул 8 Март бәйрәменә багышлап оештырылган иде.

Һәр елның март аенда җитди «Татарстан» иҗтимагый-сәяси журналы, гадәттә, назлы һәм романтик журналга – хатын-кызлар басмасына әверелә. Бу үзгәреш тышлыктан ук башлана: аны республикабызның гүзәл затлары бизи.

«Татарстан»ның март номерында  ир-атлар нәрсә турында сөйли? Әлбәттә,  бары тик үзләренең яраткан хатын-кызлары: әниләре, хатыннары, әбиләре, апалары, кызлары, оныклары турында гына... Алар белән горурланулары, аларга сокланулары бәян ителә, алар адресына республикабызның баш журналында мәңгеләштерелгән, шуңа күрә бик кыйммәтле назлы сүзләр әйтелә.

«Нәшер ителүенең 101 нче елына «Татарстан»ның хатын-кызлар турында язылган номерлары тулы бер коллекцияне тәшкил итә. Сөйкемле һәм күркәм хатын-кызлар төшерелгән журнал тышлыкларын бүген  бик теләп сезгә дә тәкъдим итәбез!» – диде «Татарстан» журналының баш мөхәррире Татьяна Вафина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International