2023 елның 15 нче февралендә сәгать 11.00 «Сабыйлар» балалар мәркәзендә (Казан шәһ., Комсомол ур., 1 нче йорт, 6-9 подьезд) «Сабантуй» журналы игълан иткән «Әбием киңәшләре» бәйгесенең җиңүчеләрен тантаналы котлау чарасы үткәрелә.
Әбием, әбекәй, дәү әни... Әби киңәшләре, аларның үгет-нәсыйхәтләре баланы олы юлга аяк баскач та гомер буе озатып бара. 2023 елны Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне саклау, үсеп килүче буында тәрбияләү максатыннан, «Сабантуй» балалар журналы 2022 елның 1 апреленнән «Әбием киңәшләре» дип исемләнгән бәйгесе игълан иткән иде. Бәйге ике номинациядә үтте. Шартлары буенча укучылар үзләренең яраткан, кадерле әбиләре яки дәү әниләре, аларның киңәшләре турында инша язарга һәм әбиләрен видеога төшерегә тиеш иделәр. Бәйгегә барлыгы 50 дән артык эш килде. Эшләр республикабызның төрле почмакларыннан килеп иреште. Азнакай, Биектау, Арча, Лаеш, Кукмара, Әлмәт районнары, Казан һәм Яр Чаллы мәктәпләрендә укучылар аеруча актив катнашты. Бәйгенең нәтиҗәләре буенча һәр ике номинациядә өчәр җиңүче билгеләнде.
Видео номинациясендә җиңүчеләр:
Инша номинациясендә җиңүчеләр: