Бүген капиталь ремонттан соң Татарстанның Буа районында «Буа-информ» бинасы ачылды. Журналистлар өчен яңа техника сатып алынды, кабинетлар яңартылды.
«Татмедиа» акционер җәмгыятенең бу филиалы аерым массакүләм мәгълүмат чараларыннан тора: «Буа ТВ» телевидениесе бүлеге, радио һәм өч телдә – рус, татар һәм чуваш телләрендә – чыга торган газеталар. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, республикада мондый эш вариантлары бик сирәк районнарга гына хас.
Яңартылган бина «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» АҖ директоры Шамил Садыйков катнашында ачылды. Вакыйгада шулай ук Буа районында туып-үскән, “Татарстан” ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов һәм Буа районының элекке башлыгы, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та булды.
Башкаладан килгән кунакларга яңартылган редакцияне күрсәттеләр. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов узган гасырның 50 нче елларында төзелгән бинаның җимерек хәлдә булуын сөйләде.
Район җитәкчесе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуларның берсендә “Буа-информ”га ярдәм итүне үтенә һәм ремонт өчен акча бүлеп бирүне сорый. Кыска гына вакытта ремонт эшләре үткәрелә дә башлый. Бу максатлар өчен 21 млн сум акча тотыла.
Кунаклар үзгәрешләрне уңай бәяләде. Баш мөхәррир Гакил Камалетдиновка район хакимиятеннән 100 мең сумлык сертификат, ә “Татмедиа” АҖ җитәкчелегеннән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков ассызыклаганча, «Буа-информ» – «Татмедиа» акционер җәмгыятенең зур аудиториягә ия эре филиалларының берсе. "Без зур бүләкләр алып килдек: Айдар Саитгәрәй улы йөкләмәсе буенча (Сәлимгәрәев –Т-и) бу бинадагы бөтен җиһаз – бездән бүләк», – дип билгеләп үтте ул.
Журналистлар үзләренең проектларын күрсәттеләр, планнары белән уртаклаштылар. "Буа ТВ" телеканалы алып баручысы Карина Петрова атнага ике тапкыр чыга торган яңалыкларны әзерләү һәм яздыру хакында сөйләде.
Ранис Камартдинов Буа районының сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы районы булуын, социаль өлкәгә дә зур игътибар бирелүен әйтеп узды. «Без журналистларыбызга ярдәм итәргә тырышабыз, профессионаллар туган җирләрендә үссеннәр һәм йөз еллык тарихы булган редакциянең зур перспективалары һәм алга таба эшләргә мөмкинлеге булсын өчен хезмәт хакын субсидиялибез», – диде ул, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.