«Бөтен ил укыды»: Казанда «Чаян» журналының йөз еллыгына күргәзмә ачылды

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында легендар сатира һәм юмор журналы «Чаян»ның йөзьеллыгына багышланган күргәзмә уза. Экспозициягә килүчеләр карикатур рәсемнәр белән генә түгел, ә «Чаян» журналының барлык  номерлары  – революциядән соңгы чорларда нәшер ителгәннәрдән алып хәзерге чыгарылыш саннары белән дә таныша алачак.

«1985 елда «Чаян»  850 мең тираж белән нәшер ителгән. Бу – бөтен Советлар Союзында укылган журнал. Хәтта бүген дә, мәгълүмат технологияләре гасырына карамастан, «Чаян» «Татмедиа»да ихтыяҗ иң зур булган журнал. Бу журнал Татарстанның бөтен илгә танылган иң мөһим проектларының берсе», – дип ассызыклады «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Медиаменеджер сәламләү чыгышында, шулай ук, «Чаян» журналы коллективының каһарманлыгын да билгеләп үтте. Бик кырыс совет цензурасына карамастан, хезмәткәрләр альманах битләренә  төрле актуаль темаларга – сәясәттән алып тарих һәм сәнгать дөньясына кадәр үткен сатирик рәсемнәр урнаштырудан курыкмаган.

«Журналны саклап калуга рәссамнар һәм журналистлар гына түгел, республика җитәкчелеге дә ярдәм итте. Безнең журнал – ул бренд һәм тарих. Чыннан да, «Чаян» – барлык татар классиклары диярлек басыла торган атаклы журнал һәм әлегә кадәр ул – халыкны берләштерүче басма», – дип сөйләде «Чаян» журналының баш мөхәррире Рафаэль Хәлилуллов.

Баш мөхәррир  күргәзмәдә игътибарны журналның 1920–1930 нчы еллардагы иң беренче номерларына, шулай ук төрле елларда «Чаян» журналы редакциясендә эшләгән хезмәткәрләр һәм рәссамнар төшерелгән архив фотолары тәкъдим ителүгә юнәлтте, алар бүген – чын раритет.

Болардан тыш, күргәзмәгә килүчеләр журналның баш рәссамы Александр Алешинның сатирик рәсемнәрен һәм башка танылган авторларның карикатураларын күрә алачак, алар арасында – ТАССРның Атказанган сәнгать эшлеклесе Виктор Игнатьев һәм журналның берничә буын укучыларына таныш булган башка рәссамнар: Виталий Феоктистов, Ташир Фәизов, Леонид Насыйров бар.

«Кайчандыр мин журналга мөкиббән идем, ә аннары бу мавыгу минем һөнәремә әйләнде. Казанда «Чаян» ярдәмендә үз карикатура мәктәбе барлыкка килде дип әйтергә мөмкин, чөнки бер генә уку йорты да карикатуристлар әзерләми. Без  барлык нечкәлекләрне эш барышында өйрәндек», – дип билгеләп үтте «Чаян» журналының баш рәссамы Александр Алешин.

Тантаналы өлештән соң журналның баш мөхәррире беренче килүчеләр өчен экспозиция буйлап экскурсия үткәрде. Рафаэль Хәлилуллов басманың беренче номеры 1923 елда дөньяга чыгуын һәм шактый тыйнак булуын искә төшерде. Беренче чыгарылыш аклы-каралы, ә карикатура каһарманнары байлар, хәллеләр, муллалар һәм кулаклар булган. Журнал графика ягыннан да, эчтәлеге белән дә камиллектән ерак була – ул вакытта профессиональ карикатуристлар булмый. Журналга яшь рәссамнар килә, соңыннан алар карикатураның үзенчәлекле осталарына әверелә.

Хәзер «Чаян» – постсовет киңлегендә бик аз сакланып калган юмористик басмаларның берсе. Редакция кешеләр өчен иң яхшы традицияләрне сакларга тырышып, журнал чыгара, әлеге традицияләр арасында – юмор һәм гадәти тормышның ахмак һәм аңгыра якларыннан көлү. Шул ук вакытта журнал заман белән бергә атлый, яңа сатирик алымнар үзләштерә.

Экспозиция 2023 елның 9 маена кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International