11 һәм 12 март көннәрендә Татарстан Республикасының Яшел Үзән районында автоузышлар буенча «Чыңгызхан» өченче кубогы узды. Автоузышлар 2012 елдан 2015 елга кадәр "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе булган Ирек Миннәхмәтов истәлегенә багышланды.
"Бу чара төбәк өчен әһәмиятле, күп пилотлар Ирекны шәхсән белә һәм күренекле узышчы истәлеген хөрмәтләргә киләчәкләр", – дип билгеләп үтте "Чыңгызхан" кубогын оештыручы Дмитрий Перетятко.
Турнирда атаклы узышчылар катнашты. УАЗларда ил автокроссы легендасы Петр Дрофичев, Россия һәм Монголия чемпионы Беньямин Джепаев, Россия Кубогы призеры Радис Хашимов, трек ярышлар буенча Татарстан чемпионы Рафаэль Фәттахов, шулай ук кайбер танылган пилотлар узышты. Барлыгы 20 дән артык экипаж катнашты.
Багги классында җиңүгә дәгъва кылучыларның шулай ук үз даирәсе бар иде. Биредә төп көрәш Санкт-Петербург пилоты Борис Гадасин, Мәскәү вәкиле Андрей Новиков белән Татарстан Республикасы вәкилләре арасында барды. Татарстан командасын Марат Галиев, Тимур Шиһабетдинов, Динар Сибгатуллин һәм Минтимер Минһаҗев тәкъдим итә.
"Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының элеккеге җитәкчесе, автомобиль кроссы буенча спорт мастеры Ирек Миннәхмәтов 2020 елның мартында кинәт вафат булды.
«Беренче тапкыр сынап карадык, узыштык. Читтән караганда, УАЗ шундый тупас машина кебек тоела, ә спортчылар аны күндәм спорт автомобиленә әйләндерә. Шундый узара узыш килеп чыга. Ә андый ярышта инде – дуслар, туганнар, хезмәттәшләр”, - дип уртаклашты Рафаэль Фәттахов.