Бүген «Татмедиа» бинасының беренче катында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы Михаил Захаров күргәзмәсе ачылды.
Гадәттән тыш хәлләр бүлеге мөхәррире Светлана Белова белән бергә ул күптән түгел генә махсус хәрби операция зонасыннан кайтты. Лисичанск һәм башка поселокларда булып, фотограф уникаль рәсемнәр сериясе эшләгән.
Аларда – бүгенге Лисичанскның реаль күренешләре: җимерелгән биналар, шартламый калган снарядлар һәм ядрә кисәкләре белән теткәләнгән өй диварлары. Фоторәсемнәрдә халыкның кәефе ачык чагыла: көндәлек авырлыкларга һәм мохтаҗлыкка карамастан, аларда өмет һәм ышаныч чагыла.
Күргәзмә берничә көн дәвам итәчәк.