2023 елның 19 маеннан 21 маена кадәр Санкт-Петербургта Дәүләт Эрмитажында «Мәдәниятләр багланышы» XVII Халыкара медиа-форумы узачак. Медиа-форумда катнашу өчен Татарстан Республикасы яшь тележурналистлары, режиссерлары, фотографлары, блогерлары чакырыла, алар Эрмитажда туган ягыбыз турында сөйли торган мультимедиа эшләр тәкъдим итә алачак.
«Бәллүр каләм»–«Хрустальное перо» республика журналистика һәм массмедиа конкурсында катнашучыларны нинди номинацияләр буенча бәяләячәкләр, конкурсның форматы медиакиңлек үсешен исәпкә алып ничек үзгәрә, бу хакта «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова сөйләде.
Китапка танылган журналист, шагыйрь, бард Сергей Федотов язган шигырьләр, җырлар, шигъри пьесалар кергән. Сергей Александрович басманың кулъязмасын әзерли, ләкин китап чыгарырга өлгерми. Ул, нибары 59 яшендә, 2015 елның 12 июнендә вафат була. Дуслары, журналист хезмәттәшләре ул башлаган эшне ахырына кадәр җиткерә – "Плутон" нәшриятында «Однодневные спектакли» китабы дөнья күрде.
Хөрмәтле журналистлар! Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс игълан ителде. Сезне әлеге конкурста канашырга чакырабыз.
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчеләре, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм журналистлар, бер өстәл артына җыелып, республика юлларындагы иминлек мәсьәләләрен массакүләм мәгълүмат чараларында чагылдыру проблемасы турында сөйләштеләр.
Бүген Казанның 187нче күппрофильле лицее укучылары Идел буе төбәгенең иң зур полиграфия предприятиеләренең берсе - «Идел-Пресс» җитештерү-нәшрият комплексында һәм Татарстан китап нәшриятында булды.
"Казанские ведомости" газетасы үзенең 32 нче туган көнен билгеләп үтте. Бу вакыйга уңаеннан басма редакциясе "Газетадан аерылмагыз!" дип аталган бөтенроссия марафонын игълан итте. Идея авторлары басма газеталарның, гомуми цифрлаштыруга карамастан, яшәвен һәм яшәячәген күрсәтергә өметләнә.
Казан ипподромының конференц-залында “Исерек килеш транспорт чаралары белән идарә итүне профилактикалауның актуаль бурычлары. Киң җәмәгатьчелек игътибарын юлларда имин хәрәкәт формалаштыруга җәлеп итү" темасына түгәрәк өстәл үткәрелде.
«В диджитал только девушки» проекты кысаларында АКО генераль директоры урынбасары Дарья Богданова мәгълүмат өлкәсенә ничек кереп китүе турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар хатын-кызларга хас идарә стиле белән фикер алыштылар һәм диджитал өлкәсендә эшләү буенча киңәшләр бирделәр.
Казан Федераль университетында «Татар-информ» фотографы Михаил Захаровның "Бездә барысы да яхшы..." фронтбуе шәһәрләрендәге тормыш" дип аталган күргәзмәсе ачылды. Һәлакәтләр бүлеге мөхәррире Светлана Белова белән ул махсус хәрби операция зонасына китеп, анда ярымҗимерек Лисичанск тормышыннан уникаль сурәтләр сериясен төшергән. Күргәзмәне ачу тантанасына Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары җыелды. Алар өчен автор экскурсия үткәрде, кадрларның кайда һәм нинди шартларда ясалуы турында тулырак сөйләде.