ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Казанның 187 нче күппрофильле лицеенда юниорлар арасында «Полиграфик технологияләр» компетенциясе юнәлешендә һөнәри осталык буенча төбәк чемпионаты башланды. Анда катнашучыларга махсус бирем буенча журнал бастыру һәм үз куллары белән истәлеккә блокнот ясау мөмкинлеге бирелә.


7
апрель, 2023 ел
җомга

3 апрельдә Әгерҗе районының Сарсак-Умга лицеенда "Смартфонда нәрсә яшеренгән: мобиль хәвефләр" темасына дәрес үткәрелде. 5–11 сыйныф укучылары катнашкан дәресне “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова үткәрде.

Заманча сәнгать галереясенә килүчеләр музей өчен гадәти булган форматта, ягъни матди чыганакта, Михаил Захаровның 39 репортажы белән таныша алачак. Фотосурәтләр пластикка бастырылган.

Эшләр Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә (420080, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 179 (3 подъезд) 2023 елның 21 апреленә   кадәр кабул ителә. Конкурс эшенә «Журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXVI Республика бәйгесенә» дигән тамга салырга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: (843)555-85-11, 555-76-03.

2023 елда Казан шәһәрендә диктант язылачак төп мәйданчыклар – А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм К(П)ФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты. Шулай ук «МЕГА» сәүдә үзәге, «ТАТМЕДИА» АҖ һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре  федерациясе дә бу чарадан читтә калмый.


6
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бу – Россия буенча дистәләрчә мең чакрым юл, йөзләрчә яңа мәктәп, мәдәният йорты, меңләгән заманча поликлиника һәм яслесе булган балалар бакчасы, яшь галимнәр өчен югары технологияле лабораторияләр, һәркем файдалана алырлык интернет, калдыкларны аерым җыю инфраструктурасы, төзекләндерелгән парклар, скверлар, ишегаллары һәм яр буйлары, шулай ук үз эше белән шөгыльләнүче 1,3 миллионнан артык эшкуар.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевка «Бердәмлек» медален тапшырды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе Россия-1 һәм Россия-24 телеканалларында «Җиңү безнең якта булачак» видеороликлар сериясен башлап җибәрде. Проектны төшерүдә танылган журналистлар, артистлар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары катнашты.


5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Чара 5 апрельдә 17.00 сәгатьтә А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәкнең яшьләр студиясендә узачак.


3
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Проект кысаларында регионның уникаль урыннары һәм җирле халык тарихы турында материаллар дөнья күрәчәк.  «Бу – туристлар өчен республиканы яңа яктан ачарга мөмкинлек бирә», – ди проектны оештыручылар. Проектны төшерү  4 апрельдән 7 апрельгә кадәр Казанда һәм аның тирәсендә планлаштырыла. Туристлар булып популяр блогерлар Андрей Борисов һәм Сабина Хайрова, шулай ук «Больше, чем путешествие» программасында катнашучылар чыгыш ясаячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International