Әдәби резиденция – язучылар "тынычлык, хезмәт һәм илһам" эзләп килә торган урын. Биредә аларга 20 көн дәвамында яшәү, эшләү шартлары тудырылган. Дусларча аралашулар, укучылар һәм төбәктәге әдәбиятчылар белән очрашулар, иҗади кичәләр үткәрү планлаштырылган. Монда танылган язучылардан, мөхәррирләрдән һәм нәширләрдән консультация (онлайн яки шәхсән) яисә һөнәри ярдәм алырга мөмкин.
2023 елның сентябрендә Россия язучылар һәм нәширләр берлекләре ассоциациясе язучыларны ике резиденциягә чакыра:
03.09-23.09 – Пенза өлкәсендә (Рамзай авылы, «АРТ-Пенза» кунакханә комплексы) – фәнни маҗаралы, фэнтези һәм альтернатив тарих авторлары өчен;
10.09 - 30.09 – Чиләбе өлкәсенә (Тургояк, "Алтын пляж" кунакханәсе) – заманча, яшьләр һәм төбәк прозасы авторлары өчен.
Резиденцияләргә түләүсез бару өчен конкурста җиңүчеләрне билгеләячәк эксперт комиссиясен ике эре нәшриятның баш мөхәррирләре җитәкли. Маҗаралы прозаны «Вече» нәшрияты караячак. Ә заманча прозаны «МИФ» нәшриятының әйдәп баручы мөхәррирләре бәяләячәк.
Пенза өлкәсендәге резиденциядә катнашу өчен конкурска моңа кадәр басылып чыкмаган, тиздән тәмамланачак фәнни фантастика, фэнтези һәм альтернатив тарих юнәлешендә роман, хикәяләр җибәрергә кирәк. Әсәр кимендә 80% әзер булырга, текстка хокук тулы күләмдә авторныкы булырга тиеш.
Чиләбе өлкәсендәге резиденциягә бару өчен синопсис һәм кулъязмадан өзек (10 меңнән 20 меңгә кадәр билге) җибәрергә кирәк.
Конкурста җиңеп чыккан затлар өчен бер урынлы номерда яшәү һәм өч тапкыр туклану, юл чыгымнары АСПИР хисабына булачак.
Пенза өлкәсенә резиденциягә гаризалар кабул итү 31 июньгә кадәр, ә Чиләбе өлкәсендәге резиденциягә 8 августка кадәр дәвам итәчәк.
Россия Федерациясе чикләрендә яшь һәм яшәү урыны буенча чикләүләр юк. Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүмат Ассоциация сайтында урнаштырылган, шунда ук гариза да бирергә мөмкин: https://aspi-russia.ru/contests/literaturnye-rezidenczii-penza/ һәм https://aspi-russia.ru/contests/literaturnye-rezidenczii-miass/.