«Татмедиа» республика агентлыгында хакимият органнарының мәгълүмати ачыклыгы турында семинар үткәрелде

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

19 июльдә «Татмедиа»да Татарстан Республикасы министрлыкларының һәм ведомстволарының җитәкче урынбасарлары һәм матбугат хезмәтләре  вәкилләре өчен хакимият органнарының мәгълүмати ачыклыгы хакында семинар булды. Иң төп темаларның берсе – ММЧ белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү ысуллары иде.

Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасында яңгыраган йөкләмәне искә төшерде.

«Безнең бурыч – тиз арада мәгълүмат бирү. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов куйган бурычларны гамәлгә ашыру кысаларында, дәүләт мәгълүмат сәясәтен һәм министрлыкларның, ведомстволарның ачыклыгын камилләштерү өчен нәтиҗәлелекне бәяләү методикасы эшләнде. Методика кертелде инде, сездән сыйфатлы эшчәнлек көтәбез», – диде Айдар Сәетгәрәй улы.

Спикер ассызыклаганча, Татарстанда мәгълүмат белән эшләү тәҗрибәсе бик зур. Ел саен Казанда эре чаралар уздырыла, без берничә бурычны берьюлы башкара алабыз һәм сыйфатлы контент әзерли беләбез. Өстәвенә, хәзер төбәк белән идарә итү үзәге кебек мәйданчыклар да бар. Социаль челтәрләрдә министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән атна саен турыдан-туры эфирлар уздырыла. «Татмедиа» АҖ контент-үзәге бар, анда көн саен видеороликлар, инфографикалар һәм башкалар чыгарыла.

Тыңлаучылар алдында шулай ук җитәкче урынбасары Илдар Миргалимов та чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат сәясәте концепциясенең төп максатлары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, республикада дәүләт органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат ачык, аңлаешлы һәм үз вакытында булсын өчен, сыйфатлы хезмәттәшлекне җайга салырга кирәк. Заманча шартларда мәгълүмат белән эшләү өчен платформалар җитәрлек. Бу – традицион массакүләм мәгълүмат чаралары да, интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары да, социаль челтәрләрдәге битләр дә.

«Дәүләт мәгълүмат сәясәте нигезләнә торган төп принцип гражданнарыбызның дөрес мәгълүмат алуга конституциячел хокукларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Шуңа күрә мәгълүмат сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышу матбугат хезмәте кабинетлары белән генә чикләнә алмый, ул һәр республика министрлыгы һәм ведомствосы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булырга тиеш", – дип билгеләп үтте җитәкче урынбасары.

Эшләр идарәсе башлыгы Дмитрий Перевезенцев дөрес медипланлаштыруның мөһимлеге турында сөйләде. Республика  Рәисе үзе еш кына теге яки бу юнәлештә мәгълүмати эшне көчәйтү кирәклеге турында күрсәтмә бирә. Атна саен Министрлар Кабинеты мәйданчыгында хакимият органнары җитәкчеләре катнашында брифинглар уздырыла. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында көн саен матбугат конференцияләре үткәрелә.

«Шунысы мөһим, үзегезне мәгълүматның чыганагы итеп күрсәтергә һәм материалларда җитәкчеләрнең «тере» цитаталарын урнаштырырга, шулай ук көн саен сайтлардагы һәм социаль челтәрләрдәге мәгълүматны яңартып торырга кирәк», – диде Дмитрий Михайлович.

Семинар ахырында аналитика департаменты җитәкчесе Ләйсән Гыйзетдинова чыгыш ясады. Ул нинди эш формаларына игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде: интервью, хәбәри материаллар, ТВ, радиода иртәнге тапшырулар форматы, шәхси битләрдә туры эфирлар һ.б.

Ахырда Айдар Сәетгәрәй улы барысына да рәхмәт белдерде һәм сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International