«Камский бриз» журналистлар конкурсы премиясен Александр Комаров исеме белән атаячаклар

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Сентябрьдә журналистлар өчен «Камский бриз» конкурсы игълан ителәчәк.  «Геройлар»  премиясе  Александр Комаров исеме белән аталачак. Җиңүчеләрне СВО турында журналистлар әзерләгән материаллар нигезендә сайлаячаклар.

Комаров карьерасын 2010 елда НТР телеканалында башлый. Башта яңалыкларны алып баручы корреспондент була, ә соңгы елларда программалар әзерләү бүлеген җитәкли.

Комаров армиядә хезмәт итмәгән, әмма Ватанны яклау – һәркемнең намусы һәм бурычы дип санаган. Александр «Алга» батальонына хезмәт итәргә язылган. Быел кыш аның подразделениесе Угледар янында сугышка кергән. Журналист алынган җәрәхәтләрдән һәлак булган. Бүген аңа 37 яшь тулган булыр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International