Казан лицеисты илкүләм һөнәри осталык чемпионатында көмеш медаль яулады

2023 елның 28 июле, җомга

Мәскәүдә илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалына йомгак ясадылар. 187 нче Казан күппрофильле лицее укучысы Илсаф Хәбибуллин юниорлар арасында «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча икенче урынны алды.

Иван Федоров исемендәге Мәскәү нәшрият-полиграфия колледжында узган ярышларда Татарстан, Новосибирск, Мәскәү, Саратов һәм Уфадан укучылар катнашты.

Илсаф Хәбибуллин, чемпионатның йомгаклау өлешендә иң күп балл җыеп, финалга чыкты. Аның тренеры һәм эксперты –Даниил Грачев, ул үзе дә «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча алтын призер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International