18 июльдә «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова тантаналы шартларда «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча беренче төбәк чемпионатын оештыручыларны, анда катнашучыларны һәм җиңүчеләрне – юниорларны бүләкләде.
«Төбәк этабында катнашу – сез горурланырга тиешле зур казаныш ул. Бу –сезнең белән гомерлеккә калачак һәм, һичшиксез, үз эшегезне алга таба билгеләүдә ярдәм итәчәк тәҗрибә. Оештыруыгыз һәм әзерлегегез, хезмәтегез, белемегез һәм компетенциягез өчен рәхмәт белдерәм, бу сыйфатларыгыз Новосибирск, Саратов һәм Уфа экспертлары белән беррәттән, Мәскәүдә милли финалда катнашу мөмкинлеге бирде, – дип рәхмәт белдерде балаларга Эльвира Фәнис кызы.
«Сезне полиграфия хезмәте җәлеп итү бик әйбәт. Милли финалда катнашу ул – үзеңне 100% ка күрсәтү мөмкинлеге, хезмәттәшләр белән ярышу һәм тәҗрибә үзләштерү, экспертлар көрәше һәм чын азарт, боларның барысына да тыныч карарга, курыкмаска һәм яңа җиңүләргә алга барырга кирәк», – дип билгеләп үтте эшләр идарәсе башлыгы Перевезенцев Дмитрий Михайлович.
Әңгәмә барышында балалар узган этап турында фикерләре белән дә уртаклаштылар.
«Чемпионатка әни ярдәме белән эләктем. Ул лицейда эшли һәм катнашуның барлык уңай яклары турында сөйләде, һәм әлеге тәҗрибәнең миңа алга таба кирәк булачагына инандырды, миңа бу кызык тоелды. Нәтиҗәдә – икенче урын һәм финалда Мәскәүдә катнашу мөмкинлеге», – дип сөйләде Хәбибуллин Илсаф.
«Безнең лицейда чемпионат узачагын игълан иткәч, без, дөресен әйткәндә, беренче чиратта нәрсәгә тотынырга да белмәдек. Җиһазларны тикшердек, экспертлар җыйдык, катнашучыларны сайладык. «А-пресс» һәм «Идел-Пресс» типографияләренә актив хезмәттәшлек һәм катнашучыларны әзерләүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерәсем килә», – дип билгеләп үтте 187 нче күппрофильле лицей директоры урынбасары Хәйруллин Динар.
«Полиграфик технологияләр» компетенциясе буенча төбәк этабында җиңүче Хәсәнова Аделина да үзенең кичерешләре белән уртаклашты.
Соңыннан Эльвира Фәнис кызы балаларга бүләкләр тапшырды.
Белешмә өчен:
«Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы 10-14 апрельдә 178 нче күппрофильле лицей базасында узды. «Полиграфик технологияләр» компетенциясе буенча юниорлар категориясендә лицейның биш укучысы катнашты. Күнегүләр барышында катнашучылар алга таба эшләү өчен җиһазлар көйләргә, макет әзерләргә, матбугат тиражлау күнекмәләренә, шартлы заказчы өчен әзер продукция әзерләргә өйрәнделәр. Ярыш йомгаклары буенча беренче урынны Хәсәнова Аделина, икенче урынны Хәбибуллин Илсаф, өченче урынны Макар Матвей алды. 24 июньдә Мәскәүдә узачак милли финалга иң күп балл белән Хәбибуллин Илсаф узды.