ТНВ журналисты Зөфәр Дәүләтшин махсус хәрби операция турындагы фильм өчен бүләк алды

2023 елның 1 августы, сишәмбе

ТНВ телекомпаниясе журналисты Зөфәр Дәүләтшин һәм оператор Андрей Ключников «Время вспомнить» кыска метражлы киноның икенче халыкара кинофестивалендә «Иң яхшы телевизион — документаль фильм» номинациясендә җиңүче булды. Авторлар Украинада Россия махсус хәрби операциядә катнашучылар турында «ZV-2» фильмын Санкт-Петербургта тәкъдим итте.

«ZV-2» фильмында Зөфәр Дәүләтшин Татарстанда оештырылган «Тимер» һәм «Алга» батальоннары хәрбиләренең хезмәт шартлары, шулай ук Луганск Халык Республикасында Лисичанск шәһәрен Татарстан ярдәмендә торгызу турында сөйли. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, «ТНВ» иҗат командасы Россиянең дүрт яңа төбәгендә чакта өч тапкыр махсус хәрби операция зонасында булган.

ТНВ журналистлары шулай ук Украинада фашизмның барлыкка килүен анализлый, боевикларның гамәлләреннән Донбасс халкының интегүен күрсәтә, биредә яшәүчеләргә Татарстан кешеләре – ирекле хәрбиләр, мобилизацияләнгәннәр, волонтерлар, дәүләт хезмәткәрләре ничек ярдәм итүе турында сөйли.

Зөфәр Дәүләтшин сүзләренчә, фильмны төшерү максаты, беренче чиратта, махсус операция зонасындагы кешеләрне, аларның анда нәрсә хис итүен, ни өчен анда булуын күрсәтү. «Без хәрби зонага үз теләге белән килүчеләр, мобилизацияләнгәннәр һәм аларны монда көтеп торучы кешеләр арасында бәйләүче звено», – диде журналист.

Элегрәк Зөфәр Дәүләтшинның «ZV-2» фильмы Казанда «RT.Док: Время героев» халыкара документаль кино фестивалендә билгеләп үтелгән иде.

Кыска метражлы киноның Халыкара кинофестивале 28-30 июльдә Санкт-Петербургта узды. Ул Россия Дәүләтенең башлангычларыннан алып безнең көннәргә кадәрге тарихына багышланган.

«RT.Док: Время героев» документаль кино фестивале 25-27 июльдә Казанда узды. Чарада катнашучылар махсус хәрби операция геройлары, Донбасста яшәүчеләр һәм аларга ярдәм итүче волонтерлар турында 15 фильм карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International