1 март көнне Г.Кәриев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге утырышы узачак.
Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния Нәзарәтен үзгәртеп кору, киләчәктәге үзгәрешләр. Дәүләт хакимияте һәм ТҖ МДНнең үзара бәйләнеше” дигән темага матбугат конференциясе узды.
2010 елның 16 гыйнварында сәгать 17.00 “Ак Барс” яшьләр үзәгендә (Декабристлар урамы 1 йорт) Икенче ел рәттән үткәрелүче “ Раштуа йолдызы – 2010” дип исемләнгән керәшен җырларын башкаручылар фестивале узачак. Фестивальне Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре керәшен халкының иҗтимагый оешмалары үткәрә.