“Зәй телерадиокомпаниясе”нең интернетта үз сайты эшли башлады

2011 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Зәй халкы үзләрен кызыксындырган яңалыкларны дөньяның теләсә-кайсы почмагыннан, үзләренә уңайлы вакытта карый ала

“Зәй телерадиокомпаниясе”нең интернетта үз сайты эшли башлады. Хәзер район һәм шәһәр халкы үзләрен кызыксындырган яңалыкларны дөньяның теләсә-кайсы почмагыннан, үзләренә уңайлы вакытта карый ала, дип хәбәр итә “Зәй ТВ”.

- Безнең электрон адресыбыз - zai-rt.ru. Биредә корреспондентларның һәм операторларның уртак хезмәте нәтиҗәләре. Үзебезнең сайтыбызны булдыру - безнең күптәнге хыялыбыз. Аны тормышка ашыру теләге белән күптәннән янып йөрдек. Ниһать интернет челтәрендә беренче яңалыкларыбыз барлыкка килде. Бу бигрәк тә яшь аудитория өчен уңайлы булыр дип ышанасы килә, чөнки алар байтак вакытларын монитор артында үткәрә, - ди Зәй телерадиокомпаниясе директоры Венера Исрафилова. 

Сайтның сул ягында шәһәр һәм шәһәрдәшләребез, авыл, мәдәният, мәгариф һәм башка бүлекләр бар. Анда кереп үзеңне кызыксындырган яңалыкларны табарга була. Һәр сюжет астында кыскача мәгълүмат язылган. Моннан тыш һава торышы турында да белергә була, төрле сораштыруларда үз тавышыңны бирү мөмкинлеге дә бар. 

Чыганак: «Татар-информ» МА, 1 ноябрь 2011, Роза Исмәгыйлова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International