ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2012 ел
сишәмбе

 «Татарстан Республикасының иң яхшы укытучысы-2012» бәйгесендә җиңеп чыккан мөгаллим Николай Токранов шулай дип белдерде. Аның өчен тормыш концепциясе: бернигә дә карамыйча, балаларны ярату һәм мәктәпкә, белем-тәрбия бирүгә тугры калу.


23
март, 2012 ел
җомга

23-24 март көннәрендә Казанда халыкара “Европа көне” фестивале үтә. Чараның эмблемаларында Европа илләре байраклары белән беррәттән Русия байрагына да урын бирелгән.


22
март, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Казанның барлык әйдәп баручы югары һәм урта махсус уку йортларында 2013 елгы Бөдендөнья җәйге универсиадасына бәйле рәвештә уку елы бер айга алданрак – 2012 елның 1 августында башланачак. Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә әнә шулай дип белдерде.

20
март, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Казанның 178 нче Мәгариф үзәгендә “2012 елда Татарстан Республикасы укытучысы” һөнәри бәйгесе тантаналы рәвештә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Минкина катнашында ачылды. 
Гүзәлия Минкина билгеләп үткәнчә, министрлык әлеге фестивальне егерме елдан артык үткәреп килә һәм аның нәтиҗәсе булуы күп нәрсә турында сөйли. Чөнки анда катнашкан һәр педагог – җиңүче, урыннарда узган бәйгеләр шуны күрсәтә. 


19
март, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Казан каласы җитәкчелегенең традицион “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин башкала Башкарма комитетындагы җитәкче кадр алышынуын игълан итте. Аерым алганда, балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитетка Сергей Миронов билгеләнде.

16
март, 2012 ел
җомга

17-нче мартта, сәгать 13.00 Казан шәһәренең 78-нче номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбендә (Ю.Фучик урамы, 40 йорт) су асты хәрби хезмәтккәрләре көне уңаеннан укучылар  белән хәрби диңгез флоты ветераннары очрашуы була.


15
март, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда 15 яшь табиб авыл җирендә эшләргә ризалашкан өчен 1 млн. 100 мең сум акча алган. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов белдерде.
Бүген “Безнең акчалар, безнең хокуклар: финанс хезмәтләре базарында дөрес юл сайлау өчен кампанияләр” шигаре астында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Республика массакүләм мәгълүмат чаралары һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында матбугат конференциясе узды.


14
март, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Дәүләт Советы гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен дәүләт бүләге булдыру турындагы закон проектын алдагы утырышларының берсендә карарга мөмкин.

15-нче мартта, сәгать 11.00 «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында (Академия урамы, 2-нче йорт) Халыкара кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган матбугат-конференциясе була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International