Конкурска 15 октябрьдә йомгак ясалачак
Республиканың матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр буенча агентлыгы һәм Татарстан журналистлар берлеге “Күптөсмерле Россия-2012” Бөтенроссия ачык журналистлар конкурсына гаризалар кабул итә.
2012 нче ел Россия Федерациясендә Россия тарихы, ә Татарстан Республикасында ТР тарихи-мәдәни мирасы елы булып игълан ителде. Россия төбәкләрендә яшәүче халыклар тарихы һәм милли-мәдәни традицияләр турындагы иҗади эшләргә аерым игътибар юнәлтеләчәк, дип әйтелә конкурс турындагы нигезләмәдә.
Конкурс “Телепрограммалар циклы”, “Телепроект (документаль фильм)”, “Радиотапшырулар циклы (репортажлар)”, “Басма матбугат чараларында мәкаләләр сериясе”, “Фотохезмәтләр”, “Интернет-басмалар” номинацияләре буенча узачак. Конкурсның генераль мәгълүмати иганәчесе - “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгы. Бәйгедә милекнең оештыру-хокукый формасына карамастан барлык гаммәви мәгълүмат чаралары, шулай ук физик затлар (штаттагы яки штаттан тыш журналистлар, аерым яки коллективлар рәвешендә) катнаша ала. Оештыру комитетына эшләрне 1 нче сентябрьдән дә соңга калмыйча тапшыру шарт.
Конкурска 15 нче октябрьдә йомгак ясалачак. Иң үткен телле, бай фикерле каләм иясен автомобиль көтә, моннан тыш конкурста җиңүчеләр кыйммәтле призлар һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.
20 апрель, “Татар-информ”