“Республика Татарстан”га башлангыч биргән “Рабочий” газетасының моннан нәкъ 95 ел элек тәүге саны дөнья күрә
Республиканың чал тарихлы басмаларының берсе “Республика Татарстан” иҗтимагый- сәяси газетасы бүген юбилеен билгеләп үтә. Моннан нәкъ 95 ел элек, 1917 елның 13 апрелендә, “Рабочий” газетасының тәүге саны дөнья күрә. “Республика Татарстан” чишмә башын нәкъ менә аннан ала. Шушы еллар эчендә газета исемен 8 тапкыр үзгәртә. Әмма аның тоткан юлы үзгәрешсез кала. Ул бүгенге исемен 1993 елдан бирле йөртә. Газетаның гамәлгә куючылары – ТР Дәүләт Советы белән Министрлар Кабинеты. Бүген басманың тиражы 25906 нөсхә. Газетаның интернет-версиясенең уникаль кулланучылары саны айга 80 меңнән артып китә, ай саен 100 меңнән артык карау теркәлә. Татарстанның үзәк басмасының интернет -версиясе белән 32 ил кулланучысы даими танышып бара.
Газета “Золотой гонг” Бөтенроссия журналистлар бәйгесенең “Басма матбугатның иң яхшы электрон версиясе” номинациясендә җиңү дә яулады. “Пресса-2006” дигән XVI халыкара күргәзмәдә исә “Республика Татарстан” илнең югары әхлак принципларын пропагандалаучы иң яхшы вакытлы матбугаты буларак “Россия матбугатының алтын фонды”на кертелде.
Редакция коллективы өчен юбилей көне икеләтә бәйрәмгә әйләнде. Бүген бирегә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп, газета укучылар белән “туры элемтә” аша аралашты. Соңрак Президент газета редакциясе коллективы белән очрашты.
“Газетагыз шушы вакыт эчендә исемен берничә тапкыр алыштыруга карамастан, аның нигезе ныклы. Газетаның әһәмияте, уйнаган роле һич кенә дә кимемәде, аңа һәрчак сорау бар”, -дип республика башлыгы коллективка мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов үз вакытында газета редакциясендә бик күп талантлы, мәшһүр шәхесләр хезмәт куюын искәртеп, бүгенге хезмәткәрләренең дә тарихта үз урынын алачагына зур ышаныч белдерде. Президент искәртеп узуынча, киләчәктә массакүләм мәгълүмат чаралары нинди булырга тиешлеге турында төрле фикерләр йөри. “Электрон ММЧ да калачак, бәлки виртуаль мәгълүмат чаралары да барлыкка килер. Басма матбугатка килгәндә, ул булды, бар, һәм булачак”, - дип ассызыклады республика башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп узуынча, дәүләт күтәргән проблемаларны яктыртучы, дәүләт гамәлгә алып ашыручы программаларны аңлатучы басмаларга караганда, кызганыч, бүген криминал, күңелсез фактлар турында гына язучы ММЧ зуррак сорау таба. Президент ассызыклаганча, массакүләм мәгълүмат чаралары кешеләрне тәрбияләү чарасы булырга тиеш. “Көн саен начарлык турында сөйләп, яхшылык турында уйлап булмый. Безнең игелекле кешеләребез, яхшы гамәлләребез бик күп. Сезнең газета нәкъ менә шуларны яктырта. Сезнең җәмгыятьне тәрбияләүдәге ролегез зур, игелекле, кирәкле эш башкарасыз, республика, ил өчен әһәмиятегез зур”, дип Президент редакция коллективына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Газета юбилее уңаеннан шактый чаралар планлаштырган. 21 апрельдә ветераннар командалары арасында волейбол буенча республика турниры узачак. Апрель-июль айларында редакциянең иҗат колективы Әлмәт, Зәй, Яңа Чишмә, Лениногорски шәһәрләрендә, Алексеевскида газета укучылар белән урыннарга чыгып очрашачак. 1 майда исә “Республика Татарстан” газетасы призына традицион җиңел атлетика эстафетасы узачак.
13 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова