Бүген Сочида “Новости” РИА белән “Р - Спорт” Спорт яңалыклары агентлыгы тарафыннан оештырылган беренче Бөтенроссия спорт журналистлары форумы башланды.
Өч көн дәвамында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 170 тән артык спорт темасына язучы журналистлар 2012 елгы Олимпиадага әзерлек һәм үткәрү чорында ММЧ эшен оештыру белән таныша, төбәк ММЧ өчен олимпия хәбәрләрен тәкъдим итү буенча технологик үзенчәлекләрне белә, шулай ук спорт журналистикасы мэтрлары үткәргән мастер-классларда катнаша ала.
Форумны Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков ачты. Бүген Сочида күпсанлы спорт журналистлары җыелды, 2 елдан алар кышкы олимпиада вакыйгаларын яктыртачак дип билгеләп үтте ул. Моннан тыш, Александр Жуков Россиядә спорт темасын яктыртучы хәбәрчеләргә аерым игътибар бирелә, әлеге форум мәйданчыгы журналистларга тәҗрибә уртаклашырга һәм төрле мәсьәләләр, проблемалар буенча фикер алышырга мөмкинлек бирүенә игътибарны юнәлтте.
ИА «Татар-информ», 25.04.2012