Чисталык өчен көрәш

2012 елның 18 апреле, чәршәмбе

Рөхсәт ителмәгән урыннарда чүп ташлаучыларга ау башланды. Санитар-экологик чистарту икеайлыгы кысаларында бу эшне җирдән дә, күктән дә алып баралар. Инспекторлар һәм эчке эшләр органнарыннан 7 экипаж көн саен диярлек чүплекләрнең яңаларына юлыга. Казандагы ял итү урыннарының берсе - Каенлыкта яз көне йөзләгән чүплек ачыклана. Казанга республика районнарыннан өстәмә көчләр килде. 37 инспектор өчен эш көне әнә шулай иртәнге тезелештән башлана. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International