2012 елның 27 апрелендә сәгать 14.00 Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының брифинг-залында Татарстан Республикасында Туган тел көне уңаеннан «Балалар өчен татар телендә чыгарыла торган периодик басмаларның бүгенгесе һәм үсеш перспективалары» темасына багышланган брифинг үткәрелә.
Брифингта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге мөдире Г.Р. Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, республиканың балалар басма матбугат чаралары баш мөхәррирләре катнашуы планнаштырыла.
Журналистлар өчен аккредитация 570-31-12 (Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге) номеры буенча үткәрелә.