Бәйгедә катнашучылар татар шагыйрьләренең шигырьләрен рус һәм татар телләрендә тәкъдим итәчәк
Бүген Казанда Габдулла Тукай исемендәге бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр бәйгесе башлана. 16 апрельгә кадәр дәвам итәчәк бәйге “Теле барның иле бар” шигаре белән уза. Бәйгедә катнашучылар татар шагыйрьләренең шигырьләрен рус һәм татар телләрендә тәкъдим итәчәк.
1 мартта башланып киткән конкурсның финалына 258 кеше чыккан. Алар арасында Мәскәүдән, Марий Элдан, Удмуртиядән, Ульяновск, Түбән Новгород, Саратов өлкәләреннән – егерме, Казаннан – 106, Татарстан Республикасы районнарыннан 112 бала һәм һөнәри уку йортларының 22 студенты бар.
Актерлар йортында 16 һәм 18 апрель көннәрендә финал турлары уза. Конкурс Гала концерт белән тәмамланачак, дип хәбәр итә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты матбугат хезмәте.
16 апрель, “Татар-информ”