Эшләр Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә (420080, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 179 (3 подъезд) 2024 елның 12 апреленә кадәр кабул ителә. Конкурс эшенә «Журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXVII Республика бәйгесенә» дигән тамга салырга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: (843)555-85-11, 555-76-03.
Казан шәһәре Совет районында урнашкан 187 нче күппрофильле лицейда «Профессионаллар-2024» чемпионатының «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча региональ этабы ачылды.
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан урамы, 2) 23 мартта 12.00 сәгатьтә Ачык ишекләр көне үткәрә. Бу хакта институтның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әнә шундый бәяне ТНВ телемарафонына «Гаилә белән сайлыйбыз» «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бирде.
Бүген, президент сайлауның өченче көнендә, ТНВ телеканалында 12 сәгатьлек «Гаилә белән сайлыйбыз!" гаилә телемарафоны узачак. Туры эфир иртәнге 8 дә башлана. Марафонда йөздән артык кунак: республиканың танылган гаиләләре, медиаперсоннар һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашачак.
Иртә таңнан «Нурлат-информ» коллективы («Татмедиа» АҖ филиалы) гражданлык бурычын бердәм рәвештә үтәде. Алар сайлау участогына барысы бергә беренчеләрдән булып килде һәм тавыш бирделәр.
Ни өчен нәкъ менә хәзер Татарстан һәм Төркия шулай якынайды? Танылган телевидение алып баручысы һәм журналист Дина Газалиева шул сорауга җавап эзләде.
Рамазан аеның беренче медиаифтары «Ярдәм — Помощь» фонды тарафыннан үткәрелде. Биредә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, блогерлар һәм башка танылган шәхесләр катнашты.
Идел буе төбәгенең иң эре полиграфия-нәшрият комплексы булган «Идел-Пресс» оешмасында илебез башлыгын сайлауларда кулланылачак бюллетеньнәр бастыру эше төгәлләнеп килә.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXVII Республика бәйгесен игълан итә.