ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2020 ел
дүшәмбе

 «2025 елга кадәрге чорга  Россия Федерациясенең региональ үсеш дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында» Россия Федерациясе Президенты Указын гамәлгә ашыру максатыннан Россия Федерациясе субъектларының социаль-икътисадый үсеш потенциалы һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсендәге һәм сыйфатындагы аерманы киметү мәсьәләләре буенча халыкка һәм федераль дәүләт хакимияте органнарына мәгълүмат бирү өчен «Новости России» иҗтимагый мәгълүмат агентлыгы һәм «Экономическая политика России»  журналы редакциясе «Новости регионов России»  мәгълүмат агентлыгы (https://regioninformburo.ru/)  порталында «Россия регионнарының үсеше — дәүләтнең көче!» (https://regioninformburo.ru/category/society/) дип исемләнгән 2020 елга җыелма күзәтү тәкъдим итә.


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

1 июльдән Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе белән Татарстанның авыл кибетләре һәм автолавкаларда «Татмедиа» АҖ басмаларын сату турында килешү төзелде. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков шулай дип белдерде.

 

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте басмаларына мониторинг үткәрү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, «Сөембикә», «Чаян», «Салават күпере» һәм «Казан утлары» журналларының ваклап сату буенча күрсәткечләре иң яхшысы булган. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков шулай дип белдерде.

 

Татарстанда яшәүчеләрнең «Татмедиа» бренды астында нәшер ителә торган газета-журналларны 451 сәүдә ноктасында сатып алу мөмкинлеге бар. Сатып алучыларга уңайлы булсын өчен алар Казан метросының алты станциясендә, 130 почта бүлегендә, шулай ук кибетләр, хастаханәләр, шифаханәләр һәм күчмә автолавкаларда тәкъдим ителгән.

 


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның дүрт аенда «Татмедиа» АҖ газета-журналларын ваклап сату күләме 46 процентка арткан. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков шулай дип белдерде.

 


7
июль, 2020 ел
сишәмбе

«Чаян», «Казан утлары», «Безнең мирас», «Казань», «Татарстан» журналларының һәм «Татмедиа» холдингына караган 14 газетаның тиражы арткан.


3
июль, 2020 ел
җомга

2020нче елда коронавирус пандемиясе аркасында барлык бәйрәмнәр телевидение форматына күчте.

 


26
июнь, 2020 ел
җомга

Россия хезмәт министрлыгының Гомумроссия фәнни тикшеренү институты мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә ге кадрларга ихтыяҗны тикшерү максатыннан сораштыру үткәрә. Ул Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы йөкләмәсе буенча уздырыла.

Якын арада басма матбугат Татарстан районнарындагы сәүдә нокталарында да сатыла башлаячак.


25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 1 июлендә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүне яктырту буенча Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан матбугат үзәге оештырыла. Ул “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында урнашачак. (Декабристлар урамы, 2 йорт).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International