«Милләт горурлыгы» бөтенроссия премиясенә гаризалар кабул итү башланды

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

2020 елда беренче мәртәбә «Милләт горурлыгы» исемле бөтенроссия иҗтимагый премиясенә конкурс үткәрелә. Бу премия этномәдәни үсешкә һәм Россия халыклары бердәмлеген ныгытуга керткән өлеш өчен тапшырыла. Конкурсның оештыручысы - "Россия халыклары ассамблеясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы.

Конкурста дәүләт милли сәясәте өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый берләшмәләр һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре; туган тел укытучылары, тел активистлары, туган телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендәге проектлар авторлары; журналистлар һәм блогерлар; халык иҗаты осталары һәм этнобизнесны оештыручылар, иҗат коллективлары һәм иҗат берләшмәләре җитәкчеләре һәм катнашучылары катнаша ала.

Конкурс комиссиясе премиянең 21 лауреатын җиде номинациядә билгеләячәк.

Җиңүчеләр дипломнар, статуэткалар һәм лауреат билгесе белән бүләкләнә.

Төгәл мәгълүмат проект сайтында: http://премиягордостьнации.рф/

Документларны кабул итү вакыты - 2020 елның 15 сентябренә кадәр.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Халыклар бердәмлеге көненә тәңгәлләштерелә һәм 2020 елның ноябренә планлаштырыла.

Проект Россия Федерациясе Президенты каршындагы Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы һәм Мәскәү Хөкүмәте ярдәмендә тормышка ашырыла.

ТУЛЫРАК ХӘБӘР 
НИГЕЗЛӘМӘ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International