«Татмедиа» Татарстанның грантлы медиа-бәйгеләрендә җиңүчеләргә ярдәм күрсәтәчәк

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы яшьләр инициативалары конкурсларында грант откан дүрт медиа-проектны тормышка ашыруда һәм алга этәрүдә ярдәм итәчәк. Бу хакта ведомство җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев хәбәр итте.

«Барлык проектлар да бик кызыклы, мөмкин булганча без ярдәм итәргә әзер», — диде ул.

2020 елда Татарстан ел саен Росмолодежь үткәрә торган Бөтенроссия яшьләр инициативалары грант конкурсына гаризалар саны буенча лидер булды. Физик затлар арасында "Яшьләр медиа" номинациясендә Татарстанның дүрт проекты җиңде.

Агентлык җитәкчесе белән очрашуда «Кайтам» проектының баш мөхәррире Альбина Закируллина да катнашты. Аның проекты Татарстанга тәҗрибә, яңа белемнәр туплап кайткан кешеләр турында сөйли. Тагын бер җиңүче - «ТР Студентлар лигасы» комиссиясе җитәкчесе Рәхмәтҗан Хәлилов. Ул «Слово за нами» республика медиамәктәбе төзү өчен грант отты. Проект белем бирү оешмалары студентларын теория һәм практикага өйрәтү буенча дәресләр комплексын тәкъдим итә.

Чираттагы җиңүче - «Яр Чаллыда Медиасфера» проекты җитәкчесе Дмитрий Колесников. Ул Яр Чаллының барлык балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре өчен матбугат үзәге оештырырга планлаштыра, анда мәктәп укучылары һәм студентлар журналистлыкка укыячак.

Моннан тыш, «Галим» проекты җитәкчесе Мансур Әхмәтшин мультимедиа платформасы булдырырга планлаштыра, ул үз эченә яшь галимнәр һәм алар тарафыннан тикшерелә торган темалар турында сөйләүче видео-, аудио һәм текст материалларын алачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International