2020 елның 1 июленнән Татарстан Республикасының «Ел юристы» премиясенә гаризалар кабул ителә башлый.
«Туган авылым» милли комплексы,Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы,Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү һәм ярдәм фонды, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе каршындагы Татарстан Республикасы якташлык җәмгыятьләренең координация советы тарафыннан республиканың 100 еллык юбилеена багышланган «Туган авылым» фотоконкурсы игълан ителгән иде.
Хөрмәтле журналистлар!
Исегезгә төшерәбез, WorldSkills чемпионат хәрәкәтен гамәлгә ашыру һәм үстерү турында журналист эшләре республика конкурсына гаризалар бирү вакыты 2020 елның 30 сентябренә кадәр озайтылды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, татарстанлылар республикада илкүләм проектларның ничек тормышка ашырылуын күрә алсын өчен, масштаблы фотокүргәзмәләр оештырылачак.
Иминлек культурасы дәрәҗәсен арттыру мәсьәләләренә уңай иҗтимагый фикер тудыру, хезмәт урынында имгәнүләрне кисәтү һәм хезмәткәрләрнең сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру максатларында Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы иминлек темасына багышланган бөтенроссия журналистлар конкурсы үткәрә. Конкурс 2020 елның 20 маенда башланды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясендә катнашты. Ул республика парламентының 10нчы утырышында депутатларны да бу чарада катнашырга чакырды.
2020 елның 13 – 16 октябрь көннәрендә Мәскәүдә Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү буенча «Россия энергетика атнасы» халыкара форумы узачак.
Рөстәм Миңнеханов агентлык коллективына энергия һәм һәрвакыт укучыларга тугры калуны теләде.
Бүген Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары, нәшрият-полиграфия оешмалары һәм типографияләре вәкилләре катнашында, коронавирустан зыян күргән тармаклар исемлегенә кертелгән медиатармакка ярдәм чаралары хакында киңәшмә узды. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы матбугат һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә оештырды.
Татарстанның Икътисад министрлыгы газета киоскларына дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләсен хәл итәчәк. Бу хакта онлайн-конференция барышында республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.