Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикабызның төрле тармакларында намуслы хезмәт итүчеләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикабызның төрле тармакларында намуслы хезмәт итүчеләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Алар арасында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.


“Новый Зай” газетасы баш редакторы Роза Хәмзә кызы Илалтдинова да  район матбугатында озак еллар фидакарь хезмәте өчен массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсенең атказанган хезмәткәре исемен алды. 

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International