«Татмедиа»да Совет чоры журналистларына багышланган күргәзмә ачылды

2020 елның 7 августы, җомга

«Татмедиа» галереясында «Совет Татарстаны журналистлары турында фотопоэма, ТАССР медиасы – фоторепортерлар күзлегеннән» дигән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә өч фоторепортер Рамил Галиев, Фәрит Гобәев һәм Эдвард Хәкимов эшләре тәкъдим ителә.

«Күргәзмә безнең хакта, бу бина, типография, редакцияләр турында. Анда безнең арада булмаган һәм бергә эшләүче журналистларны күрергә була. Бу күргәзмә безнең өчен бик мөһим», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков. 

Күргәзмәнең инициаторы — язучы Равил Фәйзуллин. «Фотога төшерүчеләр бик күп, тик чын осталар аз. Бу кешеләр безнең республика, халык тарихын төшергән. Аларның хезмәте турында бөтен дөнья белергә тиеш. Күргәзмә яшьләргә кирәк, тормышның мөһим мизгелләрен тарихка керткән кешеләрне белү бик файдалы булыр», — дип сөйләде Равил Фәйзуллин.

Фәрит Гобәев бу бинада 45 ел хезмәт итүен искә алды. «Без кечкенә генә бүлмәләрдә эшли идек. Күп еллар узгач, бу коридорда безнең турында фототарих булачак, дип әйтсәләр, мин, әлбәттә, ышанмас идем. Татар журналистикасы тарихын фотолар аша күрсәткән китап чыгарырга кирәк», — дигән тәкъдим ясады фотограф. 

Фотоларда «Татмедиа» редакцияләрендә хезмәт иткән күренекле шәхесләрне күреп була.

 Рамил Галиев күргәзмәдәге иң яраткан фотосы турында сөйләде. «Фотода минем беренче редакция — „Татарстан яшьләре“ газетасы. Беренче командировкада бөркет комбайнга бәрелде. Комбайнчы аны, канатларын җәйдереп күтәрде. Кадрга зур кош, арттагы „Нива“ комбайны, икмәк керде. Аны беренче биткә дип алып кайттым, тик минем фотоны аңламыйча чүплеккә салганнар иде», — дип искә алды Рамил Галиев. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International