Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе грантлар ияләре белән очрашты һәм аларның проектлары турында фикер алышты.
2020 елда беренче мәртәбә «Милләт горурлыгы» исемле бөтенроссия иҗтимагый премиясенә конкурс үткәрелә. Бу премия этномәдәни үсешкә һәм Россия халыклары бердәмлеген ныгытуга керткән өлеш өчен тапшырыла. Конкурсның оештыручысы - "Россия халыклары ассамблеясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикабызның төрле тармакларында намуслы хезмәт итүчеләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды
Татарстан Республикасының Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, аларның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсы (алга таба-Конкурс) оештыра.
Узган атна нәтиҗәләре буенча «Татмедиа»нең Telegram-каналы Татарстанда алдынгылар бишлегенә керде. Бу хакта телеграм-канал материалларында хәбәр ителә.
«Бер атнада каналга 36 тапкыр сылтама ясалган. Бу уңышлы каналлар бишлегенә эләгү мөмкинлеге бирде. «Татмедиа» агентлыгының рәсми телеграмы «Шалтай-Бабай» һәм «by Kazan» каналларын узып, күзәтү рейтингында өченче юлны алды», диелә хәбәрдә.
Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында ачык һавада ТАССРның гасырлык юбилеена һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының 30 еллыгына багышланган уникаль фотокүргәзмә ачылды. Парк кунакларына гади татарстанлыларның тормышы, милли гореф-гадәтләре һәм төбәк тарихы турында сөйли торган 40 кадр тәкъдим ителде.
Татарстан Милли китапханәсе халыкның республикадагы китапханәләр турында фикерен өйрәнү максаты белән сораштыру үткәрә. Сезнең китапханәләргә карата мөнәсәбәтегезне белү безнең өчен бик мөһим – бу, һичшиксез, республикабыздагы китапханә хезмәте күрсәтү эшен камилләштерергә ярдәм итәчәк!
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен ел саен үткәрелә торган «Минем җирем – Россия» иҗади конкурсын уздыру турында игълан итте.
Баш мөхәррир әйтүенчә, Zoom кушымтасындагы дәресләргә Җир шарының теләсә кайсы ноктасында яшәгән кеше кушыла ала.
DIGITALSUPERHERO - «Fintech&Security» масштаблы ИТ-марафонының икенче онлайн-хакатоны инде 1 августта ук башланачак.