Бу сорауга җавапны тиздән телеэфирда табарга мөмкин булачак. «Тatarstan Today. Дөньяга ачык» медиапроекты авторы һәм алып баручысы Динә Газалиева, җирле халык белән якыннан аралашып, көнкүреш, мәдәният белән танышып, иң кызыклы әйберләрне үз күзләре белән күрергә тырышты.
2025 елгы форумның темасы – «Технологик эшкуарлык: югары компетенцияләр пространствосы». Катнашучылар өч көн дәвамында венчур индустриясенең һәм турыдан-туры инвестицияләрнең төп тенденцияләре, шулай ук Россиядә технологик эшкуарлыкны үстерүнең стратегик бурычлары турында фикер алышачак.
Конкурста катнашуга гаризалар 2025 елның 16 ноябренә кадәр кабул ителә.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды XIX Россия венчур форумының массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту конкурсын башлап җибәрә. Катнашу өчен гаризаны 2025 елның 21 мартына кадәр сылтама буенча бирергә мөмкин.
«Фокуста – гаилә» XVI бөтенроссия журналистлар конкурсын Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды үткәрә. Конкурс һәрбер баланың бәхетле һәм имин балачагы өчен шартлар тудыруга, массакүләм мәгълүмат чараларында социаль өлкәнең балаларга һәм балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән заманча казанышларын яктыртуга, шулай ук Ватанны саклаучылар елына багышлап үткәрелә.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXVII Республика бәйгесен игълан итә.
2025 елның 20 февраленнән 20 апреленә кадәр «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» ХVI халыкара икътисадый форумының рәсми сайтында ММЧ вәкилләре өчен аккредитация башланды.
Татарстан Республикасы Рәис Р.Н. Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм махсус хәрби операция ветераннары өчен «Батырлар. Татарстан геройлары» программасын башлап җибәрде. «Бу – ил Президенты йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла торган «Геройлар вакыты» федераль программасының аналогы. Программаның максаты – махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан җитәкчеләр әзерләү», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия 24 хәбәрләр каналы «Россиядә җитештерелгән» дип исемләнгән махсус репортажлар сериясен башлап җибәрүе турында хәбәр итте. Әлеге проект кысаларында ил өчен кирәкле продукция җитештерүче предприятиеләрнең эше яктыртылачак. Проектны алып баручы Антон Борисов төшерү төркеме командасы белән бергә дүрт көн дәвамында Татарстанда булачак һәм Чаллыда, Алабуга махсус икътисади зонасында һәм Казанда урнашкан берничә төп предприятие эше белән танышачак.
Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы 2025 елда басма массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны чыгару, тарату һәм тиражлау белән шөгыльләнүче оешмаларга субсидияләр бирү өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте.