Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» АҖ коллективын холдингка нигез салынуның 18 еллыгы белән котлады

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» акционер җәмгыяте коллективын холдингка нигез салынуның 18 еллыгы белән котлады.

«"Татмедиа" редакцияләре республикабызның социаль юнәлештә алып барыла торган эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәяләп бетергесез өлеш кертә, Татарстан журналистикасы профессионаллары төрле милләт һәм конфессия халкының Татарстанда тату һәм үзара ихтирам белән яшәве, кыенлыкларны
җиңеп чыгуы һәм уртак уңышларга ирешүе турында сөйли. Сезнең эшчәнлегегез уңай иҗтимагый аң формалаштыруга, тарихи хәтерне саклауга, буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән, бу Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елында аеруча мөһим», - диелә котлауда.
Сәлимгәрәев «Татмедиа» АҖ коллективына яңа проектлар, алда торган бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән мөһим эшне дәвам итү өчен иҗади уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International