Гаризалар 2025 елның 10 ноябренә кадәр кабул ителә.
Чараның максаты - республика массакүләм мәгълүмат чараларының һәм
блогерларның игътибарын терроризм һәм экстремизм проблемаларына җәлеп итү,
җәмгыятьтә әлеге күренешләргә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.
Конкурс эшләре түбәндәге номинацияләргә кабул ителә:
«Террорчылыкка каршы тору темасын массакүләм мәгълүмат чараларында
оригиналь яктырткан өчен» (1, 2, 3 урын);
«Массакүләм мәгълүмат чараларында террорчылыкка каршы тору темасына
багышланган иң яхшы аналитик материал» (1, 2, 3 урын);
«Террорчылыкка каршы иң яхшы контент» (1, 2, 3 урын);
Җиңүчеләр акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк. Конкурсның гомуми акча
фонды 260 мең сум тәшкил итә.
Конкурста аерым авторлар, авторлар коллективлары, массакүләм мәгълүмат
чаралары сыйфатында теркәлгән редакцияләр, шулай ук блогерлар катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен массакүләм мәгълүмат чараларында, шулай ук
социаль челтәрләрдә, мессенджерларда һәм видеохостингларда (блогерлар өчен
махсус номинациягә - «Террорчылыкка каршы иң яхшы контент») 2024 елның 11
декабреннән 2025 елның 10 ноябренә кадәрге чорда дөнья күргән эшләр кабул ителә.
Конкурс эшләре Россия Федерациясе дәүләт телендә, Россия Федерациясе
составындагы республикаларның дәүләт телләрендә, Россия Федерациясендәге
башка халыклар телләрендә тапшырыла. Россия Федерациясе составындагы
республикаларның дәүләт телләрендә, Россия Федерациясендәге башка халыклар
телләрендә тапшырылган эшләрнең русчага тәрҗемәсе бирелә.
Гаризаны һәм материалларны konkurs.antiterror.2025@mail.ru. адресына
җибәрергә кирәк.
Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 570-31-04 (Даната Мөхәммәтшина,
конкурс комиссиясе секретаре).