Айдар Сәлимгәрәев яңадан «Татмедиа» Республика агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе итеп яңадан Айдар Сәлимгәрәев билгеләнде. Бу карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Айдар Сәлимгәрәев Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән 2019 елның сентябреннән җитәкчелек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International