«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты белән берлектә журналистлар бергәлеген квалификация күтәрү курсларында катнашырга чакыра. Курслар террорчылыкка каршы тору проблемаларын һәм аның идеологиясен яктыртканда һөнәри бурычларны үтәү үзенчәлекләрен өйрәнүгә, шулай ук террорчылыкка каршы операцияләр барышында куркынычсызлык чаралары турында булачак.
Чара «Җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» Татарстан Республикасы дәүләт программасының «Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремистлыкны профилактикалау» процесс чаралары комплексын гамәлгә ашыру кысасында уздырыла.
Курсларда террорчылыкка һәм экстремистлыкка каршы тору темасын яктыртучы Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре хезмәткәрләре катнаша ала.
Укуларда террорчылык һәм экстремистлыкка каршы тору өлкәсендә Россия Федерациясе милли иминлеген тәэмин итүнең төп аспектлары, деструктив идеологияләрне мониторинглауның норматив-хокукый нигезләре һәм ысуллары каралачак. Террорчылык һәм экстремистлык таралуын булдырмауда массакүләм мәгълүмат чараларының роле мәсьәләләренә, шулай ук кискен ситуацияләрендә
психик халәтне җайлау ысулларына (кризислы ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту буенча) аерым игътибар биреләчәк.
Бу катнашучыларга хәзерге заман шартларында һөнәри бурычларны нәтиҗәле үтәү өчен кирәкле белемнәр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирәчәк. Программа спикерлары - Казан (Идел буе) федераль университеты, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Лобачевский университетының Халыкара мөнәсәбәтләр һәм дөнья тарихы институты, Патрис Лумумба исемендәге Россия Халыклар дуслыгы университеты профильле белгечләре.
Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Россия Федерациясе Үзәк банкы Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы Үзәк банкы, Татарстан Республикасы «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре, шулай ук Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының БДБ эшләре һәм ватандашлар комитеты каршындагы Эксперт-аналитика Советы вәкилләре чыгыш ясаячак.
Укулар 2025 елның 26 сентябрендә һәм 10 октябрендә Казан (Идел буе) федераль университетында узачак.
Катнашучыларга квалификация күтәрү турында тиешле сертификат бирелә.
Курслар түләүсез, урыннар саны чикле. Укуда катнашу өчен гаризаны 2025 елның 18 сентябренә кадәр түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин:https://forms.yandex.ru/u/68bfd4cd90fa7b20e9234c06.
Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 570-31-12 (Даната Мөхәммәтшина).