Журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2025 елның 15 сентябре, дүшәмбе

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Гаризалар «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан 2025 елның 1 сенябреннән 1 октябренә кадәр кабул ителә. Эшләрне «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсына« дигән тамга белән konkurs_tatarruhi@mail.ru электрон почта адресына юлларга кирәк.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 570-31-12.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
«Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы» (1 урын – 60 000 сум, 2 урын – 50 000 сум, 3 урын – 40 000 сум, 4 урын – 15 000 сум.)
«Социаль челтәрләрдә татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру буенча иң яхшы видеопроект» (1 урын – 60 000 сум, 2 урын – 50 000 сум, 3 урын – 40 000 сум).

Конкурс эшләрен бәяләү критерийлары:
- конкурс эшләренең Конкурс максатларына һәм бурычларына туры килүе (0-5 балл);
- тапшырылган эшләрнең актуаль, объектив һәм тикшерелгән, аналитик яктан тирән булуы (0-5 балл);
- эшнең тәрбияви һәм иҗтимагый кыйммәте, авторның гражданлык позициясе чагылу (0-5 балл);
- эшнең югары һөнәри дәрәҗәдә эшләнүе (адресат тарафыннан җиңел кабул ителү, тел-сурәтләү чаралары куллану, композиция-структура төзелешенең югары сыйфатлы дизайны һәм бизәлеше) (0-5 балл);
- тапшырылган эшләрнең матур әдәби телдә булуы (0-5 балл);
- концепциянең, сценарийның, теманың, теманы яктыртуның кабатланмаган булуы,шәхси иҗат стиле булу (0-5 балл).
Конкурска йомгак ясау турындагы мәгълүмат Агентлык сайтын урнаштырылачак.

Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International