2025 елның 4 июлендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 23 апрелендәге 328 номерлы карары белән расланган 2030 елга кадәр Татарстан Республикасында коррупциягә каршы пропаганда концепциясен гамәлгә ашыру буенча чаралар планына кертү өчен коррупциягә каршы пропаганда һәм тәкъдимнәр мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.
Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүгә, аларның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге 14.07.2025 елдан 18.11.2025 елга кадәр Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсы (алга таба – Конкурс) оештыра.
Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатында үткәрелә.
Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә патриотик юнәлештәге «Геройлар янәшә» ачык әдәби конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уза.
Казан федераль университетында медиатармакның булачак хезмәткәрләре өчен вакансияләр ярминкәсе башланды. Студентларга үз эшләре турында республиканың әйдәп баручы ММЧ җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре сөйләде. Ахырда укучылар үз проектларын тәкъдир итү мөмкинлеге алачак.
Җомга көнне 13 июньдә, республика медиаүзәгендә Якутиядә XXV Федераль Сабантуй кысаларында "Милли массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү. Татар һәм якут медиакомпанияләре тәҗрибәсе белән уртаклашу.
Мәскәү журналистлар берлеге 2025 елның 2 июненнән 12 июненә кадәр Казан югары танк училищесы базасында (Казан шәһәре) «Бастион» укыту-гамәли курсларының 26нчы агымын уздырды.
«Геройлар янәшә» - «Герои рядом» ачык әдәби конкурсының җиңүчеләре билгеле
“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев “Татар-информ”ны 35 яшьлек юбилее белән котлады.
Татар китап нәшрияты Мәскәүдә «Кызыл мәйдан» XI Халыкара китап фестивалендә катнаша, ул 4 июньнән 7 июньгә кадәр уза.
Мәскәү журналистлар берлеге 2025 елның июнендә Казан югары танк училищесы базасында (Казан шәһәре) узачак «Бастион» укыту-гамәли курсларының 26 нчы агымын оештыра.