Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында язның тәүге бәйрәме - 8 Март уңаеннан хатын-кыз журналистлар белән очрашты.
“Открытая Казань” мәгълүмати порталы аша Казанда торак-коммуналь хуҗалык проблемалары буенча электрон юл белән мөрәҗәгать итеп, шунда ук банк картасы ярдәмендә коммуналь хезмәтләр өчен акча түләп була. Дөрес, әлегә Мәскәү, Яңа Савин, Авиатөзелеш, Совет районнары халкы гына моннан файдалана ала. Мэрия ярдәмендә булдырылган әлеге https://open.kzn.ru/ сайтында заявканың үтәлеше, ягъни эш барышы белән танышып, эш үтәлгәч заявканы гамәлдән чыгару каралган.
5-нче мартта, сәгать 14.00 «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында (Академия урамы, 2-нче йорт) “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: теория һәм практика” дигән II халыкара фәнни-гамәли конференция нәтиҗәләренә багышланган матбугат-конференциясе була.
ТР ҮСК рәисе Анатолий Фомин белдергәнчә, иртәнге 6 сәгатькә участок сайлау комиссияләренең 98 процент берткетмәсе эшкәртелгән. Бу мәгълүматларга караганда, ТР да тавыш бирүчеләр гомуми сайлаучыларның 83,45 процентын тәшкил итә.
28 феральдән 3 мартка кадәр Казанда “PR көннәре ” уза, анда 100гә якын кунак катнаша. Бу Россиянең 17 шәһәреннән 25 команда. Әлеге чара хакында бүген ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә журналистларга Социаль технологияләр институты директоры, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ ның тарих һәм җәмәгатьчелек белән элемтә кафедрасы мөдире, Җәмәгатьчелек белән элемтә буенча укытучылар ассоциациясе вице-президенты Дания Сабирова белдерде.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында, муниципалитетлар белән берлектә видеоконференция рәвешендә, “ТКХны реформалауга ярдәм фонды турында”гы 185 нче федераль законны быел республикада тормышка ашыру һәм мәктәпләрне капиталь төзекләндерү мәсьәләләре буенча республикакүләм киңәшмә үткәрелде. Әлеге киңәшмәгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте.
Сайлау кампаниясе этапларының берсе - гаммәви мәгълүмат чараларында агитация чоры тәмамланырга көн ярым вакыт калды. Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларында агитация чоры лаеклы уза. Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин әнә шул хакта хәбәр итте.