ТР Дәүләт Советы журналистлар өчен дәүләт бүләге булдыру турындагы закон проектын мартта карарга мөмкин

2012 елның 14 марты, чәршәмбе

Бу хакта ТР Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужина хәбәр итте

Татарстан Дәүләт Советы гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен дәүләт бүләге булдыру турындагы закон проектын алдагы утырышларының берсендә карарга мөмкин.

ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта әлеге закон проектын әзерләү юнәлешендә эш бара. Аны әзерләү буенча эшче төркем составына республика парламенты депутатлары керә.

Әгәр әлеге закон проектын парламентка сессиягә кадәр тапшырырга өлгерсәләр, ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты аны ТР Дәүләт Советының 29 мартка билгеләнгән утырышында карарга һәм депутатлар каравына тәкъдим итәргә әзер. 

Искәртеп узабыз, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының февраль аенда үткән киңәйтелгән киңәшмәсендә ТР Президентына гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен дәүләт бүләге булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән иде.

 

 14 март, «Татар-информ», Алия Җамалиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International