ТР Президенты РФ мәгариф һәм фән министры исеменә уку елы башын бер айга алга күчерү үтенече белән хат юллаган
Казанның барлык әйдәп баручы югары һәм урта махсус уку йортларында 2013 елгы Бөдендөнья җәйге универсиадасына бәйле рәвештә уку елы бер айга алданрак – 2012 елның 1 августында башланачак. Бүген ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә әнә шулай дип белдерде.
ТР мәгариф һәм фән министры хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко исеменә уку елы башын 2012 елның 1 сентябреннән 1 августка күчерү үтенече белән рәсми хат юллаган. “Шунлыктан, инфраструктура элементлары Универсиада чараларында җәлеп ителәчәк югары һәм урта махсус уку йортлары исемлеге өчен барлык белем бирү процедураларын да (сессия) бер айга алданрак төгәлләргә кирәк, - дип ассызыклады ул. – Бу бик тә дөрес һәм вакытлы адым. Универсиада кунакларына тулай торакларны бушатырга, башка уңайлыклар да тудырырга кирәк. Казанга дистәләгән мең кеше килгәнлектән, аларны урнаштыру бик тә кыен мәсьәлә булачак”.
“Федераль министрлыктан әлегә җавап килмәгән, шуңа күрә әлегә 100 процент ышаныч белән әйтеп булмый, - диде ТР мәгариф һәм фән министры. - Шулай да безне аңларлар һәм хупларлар дип өметләник. Шул рәвешчә, Татарстанның кайбер югары һәм урта махсус уку йортларында укулар бер айга алданрак – 2012 елның 1 августында башланачак һәм 2013 елда бер айга алданрак төгәлләнәчәк”.
Министрның сүзләренә караганда, әлеге үзгәрешләр Казанның барлык әйдәп баручы вузларына да диярлек кагылачак. “Универсиада кунакларын кабул итү өчен студент тулай торакларында дистәләгән мең урын кирәк булачак. Без вузлардан әлеге урыннарны җәйгә биреп торуларын сораячакбыз”, - диде ул.
22 март, «Татар-информ», Кристина Иванова