Бүген Казанда “2012 елда Татарстан Республикасы укытучысы” һөнәри бәйгесе башланды

2012 елның 20 марты, сишәмбе

Әйдәп баручы педагогларны барлау һәм бүләкләү максатыннан оештырылган бәйге агымдагы елның 19-23 мартында уза. Анда урыннарда оештырылган бәйгеләрдә җиңеп чыккан 50 педагог катнаша

Бүген Казанның 178 нче Мәгариф үзәгендә “2012 елда Татарстан Республикасы укытучысы” һөнәри бәйгесе тантаналы рәвештә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Минкина катнашында ачылды. 
Гүзәлия Минкина билгеләп үткәнчә, министрлык әлеге фестивальне егерме елдан артык үткәреп килә һәм аның нәтиҗәсе булуы күп нәрсә турында сөйли. Чөнки анда катнашкан һәр педагог – җиңүче, урыннарда узган бәйгеләр шуны күрсәтә. 
“2011 елдан алып әлеге бәйге “Киләчәк” белем бирүне үстерү стратегиясе белән бергә атлый. Аның белән танышып, сез анда нинди юнәлешләрнең тормышка ашырылганлыгын, җирдә иң әһәмиятле кеше – Укытучыга нинди игътибар бирелгәнлеген күрә аласыз”, - дип белдерде урынбасар, укытучының һәрчак балаларга яңалык алып килүен, җирдә яшәргә өйрәтүен билгеләп үтеп. 

Гүзәлия Минкина, бәйгене оештыручыларга рәхмәтен белдереп, министр Альберт Гыйльметдиновның республика турында әйткән җылы сүзләрен җиткерде һәм бәйгегә килгән укытучыларның “иң-иң”нәренең үз эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, аларны “Киләчәк” стратегиясе белән бергә тормышка ашыруларын теләп калды. 
Әйдәп баручы педагогларны барлау һәм бүләкләү максатыннан оештырылган бу бәйге агымдагы елның 19-23 мартында уза. Анда урыннарда оештырылган бәйгеләрдә җиңеп чыккан 50 педагог катнаша.

Алар беренче (әзерлек) турда “XXI гасыр укытучысы” дигән темага видеоматериаллар тәкъдим итәчәк. Икенче турда - Педагогик идеяләр фестивалендә – ачык дәресләр, сыйныф сәгате күрсәтелә, методик семинар оештырыла, катлаулы педагогик хәлләрдән чыгу юллары карала. Өченче турда – мастер-класслар, министр Альберт Гыйльметдинов һәм мәгариф сәясәтчеләре катнашында “түгәрәк өстәл” утырышы. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, финалга 10 укытучы чыгачак. 

“2012 елда Татарстан Республикасы укытучысы” һөнәри бәйгесенә нәтиҗә 23 мартта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында ясалачак. Абсолют җиңүче дип табылган укытучыга - 200 мең сум күләмендә, икенче һәм өченче урыннарга 80 мең -50 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак. 
“2012 елда Татарстан Республикасы укытучысы” һөнәри бәйгесе белән бер вакытта Казанда тәрбия процессын оештыручыларның “Кеше тәрбияләү” һәм “Россиянең педагог-психологы” һөнәри осталык бөтенроссия бәйгеләренең республика этабы да уза. 

 

 19 март, “Татар-информ”, Римма Гатина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International