Бүгенге көндә авылларда 71 вакансия бар
Татарстанда 15 яшь табиб авыл җирендә эшләргә ризалашкан өчен 1 млн. 100 мең сум акча алган. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов белдерде.
Ул мөмкинлектән файдаланып, республикадан читтә яшәүче һәм быел медицина университетын, медицина академиясен тәмамлаучы барлык медицина хезмәткәрләренә, яшь табибларга мөрәҗәгать итте һәм аларны Татарстанда эшләргә чакырды. “Татарстан Республикасы карьера башлау өчен яхшы урын. Бу программа ярдәмендә сезнең өчен яхшы шартлар тудырачакбыз, район хакимияте башлыгына сезгә йорт төзү өчен җир участогы бүлеп бирү һәм коммуникацияләр үткәрүне сорап мөрәтҗәгать итәчәкбез. Әгәр табиблар башка субъектлардан безгә килергә теләк белдерсә, теләсә нинди вәзгыятьне карарга әзер”, - диде Айрат Фәррахов.
Ул шулай ук авылга кайтырга икеләнеп торучыларны бу проект агымдагы ел ахырына кадәр генә эшләячәк дип ашыктырды. Шуңа күрә 2012 елның октябренә кадәр карар кабул итәргә кирәк. Хәзерге вакытта авылларда 71 вакансия бар.
Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова сүзләренә караганда, 2012 елда Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондыннан республикага шул максатларга 80 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Татарстанда эшләргә теләк белдергән һәр медицина хезмәткәренә республика өстәп 100 мең бирәчәк.
Искәртеп узабыз, авылда ким дигәндә 5 ел эшләргә риза булган 35 яшькәчә табиблар 1 миллион сум акча ала.
15 март, “Татар-информ”, Эмма Ситдыйкова