Мэр Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шул хакта игълан итте
Бүген Казан каласы җитәкчелегенең традицион “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин башкала Башкарма комитетындагы җитәкче кадр алышынуын игълан итте. Аерым алганда, балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитетка Сергей Миронов билгеләнде. Әлеге комитетка рәислек иткән Линар Закиров былтыр 11 октябрьдан Казанның “Иске шәһәр - Старый город” префектурасы рәисе итеп билгеләнгәнеп, ул вазифаны моңарчы Илнур Шакиров башкарган иде.
Мэр сүзләренчә, Сергей Миронов Россия ЭЭМның Казан юридик институтын тәмамлаган (Башкарма комитетта шушы уку йортында белем алып чыккан 3 нче түрә), аннары Яңа Савин районы судында ярдәмче булып, былтырдан бирле Казан каласы Башкарма комитетында эшләгән. “Меңьеллык тарихы булса да, Казан – ул студентлар шәһәре, мәгариф үзәге, шуңа да яшьләр эшләре юнәлеше белән шөгыльләнәчәк кеше безнең өчен мөһим, якынлашып килгән Универсиада мәсьәләсендә әйтеп тә торасы юк”, - дип, И.Метшин яңа җитәкчегә нәтиҗәле эшчәнлек теләде.
19 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова